Новости



 

2008 елның 13 сентябрендә "Татарстан" радиосының республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен "Татарстан дулкынында" тапшыруы "Татар энциклопедия"сенең туган телебездә нәшер ителгән 1 нче томына багышланды. Аны "Татарстан" радиосы мөхәррире Гөлназ Садыйкова алып барды. Тапшыруда Татар энциклопедиясе институты директоры урынбасары, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гомәр Салих улы Сабирҗанов, шушы институтның энциклопедик басмаларны туган телдә чыгаруга әзерләү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Гыйният кызы Яруллина, шушы бүлекнең мөхәррирләр төркеме җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Әхмәтнур улы Шәрифуллин катнашты.

The player will show in this paragraph

Rambler's Top100