"Күз алдына да китереп булмый: моңа кадәр без энциклопедиясез ничек яшәдек икән? Нәрсәгә дә
булса ачыклык кертү өчен генә дә никадәр эзләнгәнбез, вакыт үткәргәнбез. Ә
хәзер исә аларның барысы да бер басмада", - дип белдерде Татарстан Фәннәр академиясендә узган "Татар
энциклопедиясез тәкъдир итү чарасында "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллин. һәм
аның белән килешми мөмкин түгел. Татар энциклопедия институты тарафыннан чыгарылган басмада, гәрчә әле
аның беренче генә томы дөнья күрсә да, бик бай мәгълүмат тупланган.
Бу хезмәт Россия тарихындагы үзенчәлекле, татар телендә дөнья күргән беренче энциклопедия басмасы булып
тора. Яңа том Татарстан халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча
дәүләт программасын гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә.
Алты томга исәпләнгән басманың беренче томы 2000 тираж белән дөнья күргән һәм ул А-В
хәрефенә булган мәгълүматларны үз эченә алган. Билгеле булганча, тәүге тапкыр татар
энциклопедиясе рус телендә берничә томда дөнья күргән иде инде. Рус варианты белән чагыштырганда татарчасында
төрле өлкәгә караган 300гә якын яңа материал тупланган. Ул иллюстрацияләр һәм статистик
мәгълүматлар белән баетылып, кайбер мәкаләләр яңартылып, тагын да тулыландырылган.
Энциклопедия институтының татар энциклопедияләре бүлеге мөдире Алсу Яруллина әйтүенчә, әлеге зур
кыйммәткә ия булган басма эшен гамәлгә ашыруда кайбер кыенлыклар да бар. "Бүгенге көндә аерым бер
фән өлкәсендә үз белгечлеге буенча татар телен белүче хезмәткәрләр җитешми.
Шуңа да без бу юнәлештә чит төбәкләрдән дә белгечләрне җәлеп итәбез", -
ди ул.
Тагын сөендергәне шул - "Татар энциклопедиясе"нең татар телендәге II томы инде эшләнеп бетеп килә.
Искәртеп узабыз, күптомлы татар энциклопедиясе ТР ФАнең татар энциклопедиясе институты тарафыннан Татарстан Президенты Минтимер
Шәймиев Указы нигезендә әзерләп бастырыла. Басма Татарстан тарихын, икътисадын тасвирлый, бөек татар
шәхесләре турында сөйли, фән, техника, әдәбият, сәнгать һәм башка
өлкәләрне колачлый.
"Шәһри Казан", 24.10.2008.
|