|
Фарсель Зыятдинов
|
Бу китап халкыбызныћ, кыю, авырлыклар алдында тез чњкми,
гомер юлын лаеклы хезмђт белђн бизђп, хаклык љчен кљрђшеп, кљнкњрешенећ
Татарстан язмышыннан аерылгысыз булуын аћлап, башкалар язмышы турында
туктаусыз кайгыртып, килђчђккђ карап яшђњче тынгысыз ќан Рузђл Габдуллаќанович
Юсупов турында.
|
Литературно-документальное издание
Чорыбыз, тарих тудырган зирђк кешелђр њзлђре њк шул тарихны тудыралар,
язалар. Алар янып, ялкынланып яшђњчелђр. Њтелгђн юлны, бњгенгене, килђчђкне
хезмђт, олы эшлђр белђн бизђњчелђр алар. Андыйлар байтак безнећ арада.
Тик без аларга, сулаган џавабызга књнеккђн кебек, иялђшеп беткђнбез. Ђ
шулай да кайчак янђшђ генђ эшлђњче, хаклык љчен ќан атучы, иќат итњче
шул замандашларыбызныћ тормыш юлына књз ташлыйбыз да, айнып киткђндђй
булабыз, њзебезнећ арада шундый фидакярьлђр яшђвен књреп куанабыз, шундый
гаќђеп байлыкка ия булуыбыз белђн горурланабыз. Ђйе, бигрђк тђ татар чынбарлыгы,
татар мохите тудырган андый кешелђр — безнећ бђџђсез байлыгыбыз.
Татар кешесе, татар чынбарлыгы... Инглиз публицисты Эван Макколныћ безнећ
буын кешелђре язмышына сокланып язган ихлас сњзлђрен укыгач, бу чынбарлык
књз алдына тулырак килеп баса, кешелђребез, яшђешебез белђн горурлану
хисе кљчђя. "Сезнећ буын коточкыч сугыш кыенлыкларын кичерде, — ди
ул, — ђмма сезгђ беркайчан да... хезмђтне хурлык дип, кешелђрнећ бер-берсен
яратуын балаларча беркатлылык дип љйрђтмђделђр. Сезгђ беркайчан да, беркем
дђ... кешелекнећ табигый кануны сугыш дип тукымады. Сезне беркем дђ...
яшђњнећ соћы љметсезлек дип љйрђтмђде".
Чын-чынлап тирђн мђгънђгђ ия бу фикер нђкъ безнећ буынга атап ђйтелгђн.
Нђкъ безнећ буынга карата! Чљнки бњгенгелђр инде башкачарак. Ике полюс,
ике караш. Берсендђ — баш милђрен долларлар сљреме, алтын тузаны каплаган,
яшђњнећ мђгънђсен бары тик байлык туплауда књргђн кешелђр, икенчесендђ
исђ — кыю, авырлыклар алдында тез чњкми торган, гомер юлларын лаеклы хезмђт
белђн бизђп, башкаларныћ язмышы турында туктаусыз кайгыртып, хаклык љчен
кљрђшеп, килђчђккђ карап яшђњчелђр, халкыбызныћ, азатлыкка омтылышын бљтен
барлыгы белђн тоеп њскђн, чын бђхетнећ бары тик мљстђкыйль Татарстан ќирлегендђ
генђ була алуын ќаны-тђне белђн аћлаучы, фаразлаучы џђм шућа ирешергђ
омтылучы замандашларыбыз.
Ђйтер сњзебез ђнђ шундый тынгысыз ќан, халкыбызныћ яраткан улларыннан
берсе — Казан дђњлђт педагогика университеты ректоры, Татарстан Республикасыныћ
атказанган фђн эшлеклесе, Татарстан фђннђр академиясенећ ђгъза-корреспонденты,
"Ел кешесе" дигђн халыкара мђртђбђле исем йљртњче академик Рузђл
Габдуллаќан улы Йосыпов турында.
Автор
ISBN 5-89120-065-1
© Фарсель Зиятдинов, 1998.