НОВЫЙ САЙТ ИТЭР
Общие сведения
Новости
Ученый совет
Подразделения
Издания
Аспирантура
Контакты
Статьи энциклопедии
Фотогалерея
Конференции
К 70-летию Победы
>  Издания


Энциклопедические издания Публикации сотрудников




Фарсель Зыятдинов
Яшәү мәгънәсе.- Казан: "Матбугат йорты" нәшр., 1998.-168 б.

Бу китап халкыбызның, кыю, авырлыклар алдында тез чүкми, гомер юлын лаеклы хезмәт белән бизәп, хаклык өчен көрәшеп, көнкүрешенең Татарстан язмышыннан аерылгысыз булуын аңлап, башкалар язмышы турында туктаусыз кайгыртып, киләчәккә карап яшәүче тынгысыз җан Рузәл Габдуллаҗанович Юсупов турында.

Литературно-документальное издание

Чорыбыз, тарих тудырган зирәк кешеләр үзләре үк шул тарихны тудыралар, язалар. Алар янып, ялкынланып яшәүчеләр. Үтелгән юлны, бүгенгене, киләчәкне хезмәт, олы эшләр белән бизәүчеләр алар. Андыйлар байтак безнең арада. Тик без аларга, сулаган һавабызга күнеккән кебек, ияләшеп беткәнбез. Ә шулай да кайчак янәшә генә эшләүче, хаклык өчен җан атучы, иҗат итүче шул замандашларыбызның тормыш юлына күз ташлыйбыз да, айнып киткәндәй булабыз, үзебезнең арада шундый фидакярьләр яшәвен күреп куанабыз, шундый гаҗәеп байлыкка ия булуыбыз белән горурланабыз. Әйе, бигрәк тә татар чынбарлыгы, татар мохите тудырган андый кешеләр - безнең бәһәсез байлыгыбыз.
Татар кешесе, татар чынбарлыгы... Инглиз публицисты Эван Макколның безнең буын кешеләре язмышына сокланып язган ихлас сүзләрен укыгач, бу чынбарлык күз алдына тулырак килеп баса, кешеләребез, яшәешебез белән горурлану хисе көчәя. "Сезнең буын коточкыч сугыш кыенлыкларын кичерде, - ди ул, - әмма сезгә беркайчан да... хезмәтне хурлык дип, кешеләрнең бер-берсен яратуын балаларча беркатлылык дип өйрәтмәделәр. Сезгә беркайчан да, беркем дә... кешелекнең табигый кануны сугыш дип тукымады. Сезне беркем дә... яшәүнең соңы өметсезлек дип өйрәтмәде".
Чын-чынлап тирән мәгънәгә ия бу фикер нәкъ безнең буынга атап әйтелгән. Нәкъ безнең буынга карата! Чөнки бүгенгеләр инде башкачарак. Ике полюс, ике караш. Берсендә - баш миләрен долларлар сөреме, алтын тузаны каплаган, яшәүнең мәгънәсен бары тик байлык туплауда күргән кешеләр, икенчесендә исә - кыю, авырлыклар алдында тез чүкми торган, гомер юлларын лаеклы хезмәт белән бизәп, башкаларның язмышы турында туктаусыз кайгыртып, хаклык өчен көрәшеп, киләчәккә карап яшәүчеләр, халкыбызның, азатлыкка омтылышын бөтен барлыгы белән тоеп үскән, чын бәхетнең бары тик мөстәкыйль Татарстан җирлегендә генә була алуын җаны-тәне белән аңлаучы, фаразлаучы һәм шуңа ирешергә омтылучы замандашларыбыз.
Әйтер сүзебез әнә шундый тынгысыз җан, халкыбызның яраткан улларыннан берсе - Казан дәүләт педагогика университеты ректоры, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, "Ел кешесе" дигән халыкара мәртәбәле исем йөртүче академик Рузәл Габдуллаҗан улы Йосыпов турында.

Автор

ISBN 5-89120-065-1
c Фарсель Зиятдинов, 1998.





При использовании материалов сайта обязательно указывать ссылку "Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ", а при размещении в интернете - также гиперссылку на сайт: www.ite.antat.ru

ђҐ©вЁ­Ј@Mail.ru