НОВЫЙ САЙТ ИТЭР
Общие сведения
Новости
Ученый совет
Подразделения
Издания
Аспирантура
Контакты
Статьи энциклопедии
Фотогалерея
Конференции
К 70-летию Победы
>  Издания


Энциклопедические издания Публикации сотрудников




Зыятдинов Ф. С.
Икътисад әлифбасы. - Казан: Мәгариф, 2000.- 79 б.: рәс. б-н.

Бу җыентыкта кайбер икътисади (экономик) төшенчәләрнең мәгънәсе укучы балага таныш һәм якын булган вакыйгалар аша мавыктыргыч итеп аңлатып бирелә. Шулай ук әлеге төшенчәләрнең фәнни аңлатмалары да китерелә. Кече һәм урта яшьтәге мәктәп балаларына адресланган бу китап икътисад белән кызыксынучы һәркем өчен.

"Әлифба"да ниләр бар?

Акция
Акционерлык җәмгыяте
Алыпсатар
Аукцион
Бизнесмен
Дебиторлар кредит ала
Демпинг
Деноминация
Дотация
Залог
Индексациялэү
Инновация
Инфляция
Купон
Саклык банкы саклыймы?
Субаренда
Фермер балык хикмәтле икътисад

Кадерле балалар!
Әкәмәт "кызык", хикмәтле бер заманда яшибез без, әйеме? Илдәге вакыйгаларның бертуктаусыз алышынып торуына үзебез түгел, күзебез дә ияреп өлгерми. Үзгәрешләр, билгеле, әти-әниләрегезгә күбрәк кагыла, чөнки аларның кайсылары бу үзгәрешләрне уйлап чыгара, кайсылары турыдан-туры тормышка ашырып карый, кайсылары исә... Хәер, кешеләр үзләре дә бик күп төрле бит.
Икътисади үзгәрешләр сезне дә читләтеп үтми, билгеле. Беренчедән, моңарчы колак ишетмәгән яңа сүзләр, яңа терминнар туа тора. Әле кайчан гына "бизнесмен" сүзен сүзлектән карап кына белә идегез, хәзер исә, "үскәч кем буласың килә" дигән сорауга бик күпләр "бизнесмен булам" дип җавап бирә. "Акционер", "аукцион", "деноминация" кебек сүзләр дә хәзер колакны ярмый - ияләштегез. Икенчедән, сез акча саный белә башлаганнан бирле, бәяләр үзгәреп тора, сез ярата торган төрле-төрле конфетлар, шоколадлар, уенчыклар, китаплар һәм башка әйберләрнең бәяләре әле йөз эчендә санала, әле меңнәр, ун, йөз меңнәр белән, әле яңадан тиеннәргә күчереп исәпләнә башлый. Ә иң кызыгы - 1998 ел бәяләре! "Әмирнең 10 сум акчасы бар иде. Сатучы апа аңа 3 әр сумлык берничә шоколад һәм калган 1000 сум акчасын кайтарып бирә. Әмир ничә шоколад алган?" дигән мәсьәләне элегрәк елларда кем чишә алыр иде икән? Юк шул! Аны бары тик сез генә - 1998 елда Россиядә яшәүче укучылар гына чишә ала. Кыскасы, сезне хәзер бернинди бәя белән дә шаккатырып булмый, шулай бит?
Танылган икътисад белгече, язучы һәм журналист Фарсель абыегыз Зыятдиновның сезгә тәкъдим ителә торган бу хикәяләрендәге бәяләрнең төрлелеге дә сезне гаҗәпләндермәс дип уйлыйбыз. Чөнки хикәяләрдә сурәтләнгән малайлар да, аларның әти-әниләре дә, безнең белән бергә үк, шушы тиз үзгәрә торган вакыйгалар эчендә кайный.


ISBN 5-7761-0525-0
c "Мәгариф" нәшрияты, 2000




При использовании материалов сайта обязательно указывать ссылку "Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ", а при размещении в интернете - также гиперссылку на сайт: www.ite.antat.ru

ђҐ©вЁ­Ј@Mail.ru